Рөстәм Миңнеханов ТРның Теләче районында уңышны җыеп алу эшләре барышы белән танышты

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыга ТРда крестьян-фермерлык хуҗыкларын үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар тәкъдим ителде

  (Теләче районы, 24 август, «Татар-информ», Юлия Ревина). ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Теләче районына эш сәфәрендә уңышны җыеп алу һәм крестьян-фермерлык хуҗыкларын үстерү эшләре барышы белән танышты.

Рөстәм МиңнехановныТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин,  Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов озатып йөрде.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, беренче чиратта, районда эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасын чынга ашыру барышы белән кызыксынды. Шулай итеп, республика лидерына Гөлшат  Садыйкованың яңа крестьян-фермерлык хуҗалыгы тәкъдим ителде. 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма Олы Мәтәскә авылында урнашкан. Узган ел Садыйковлар гаиләсе "Эш башлаучы фермер" грантына ия булган, республика һәм федераль бюджеттан сыер абзары төзелешенә 1,5 млн сум күләмендә акча алган. Төзелеш узган ел башланган, алар майда ук нәселле таналарны үрчетү буенча район программасы кысаларында 20 баш мөгезле эре терлек алганнар. Гөлшат Садыйкова белдергәнчә, проект таләпләре буенча, алар якындагы 5 елда терлекләр баш санын 100 берәмлеккә кадәр җиткерергә һәм 3 кешене фермага эшкә алырга тиеш. Бүгенгә фермада 24 сыер бар, әлегә үз көчләре белән эшлиләр. Көн саен 14 сыердан 200 литр сөт савып алалар.

Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, бүгенгә районда 43 крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшли, аларның 11 е - сөтчелек юнәлешендә. Ел ахырына кадәр крестьян-фермерлык хуҗалыклары саны 45 кә, ә аннары 48 гә җитәргә тиеш.

"Төп басым сөтчелек юнәлешенә ясала. Республика җитәкчелегенә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, шулай ук район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Кешеләр республика һәм район хакимияте ярдәмен тоеп җанланып эшлиләр", - диде Низаметдинов.

Илдус Зарипов, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка уңышны җыеп алу кампаниясе барышы турында белдерде. 24 августка булган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле культуралар биләгән 21,9 гектар мәйданның 72 процентыннан уңыш җыеп алынган. Бүгенгә, нигездә, язгы сабан бодае һәм арпа калган. Бер гектардан 20,4 центнер уңыш алынганда, барлыгы 31,1 мең тонна ашлык суктырылган. Шулай ук терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә. Көзге культуралар биләргә тиешле мәйданның 69 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән.

Рөстәм Миңнеханов Теләче районына эш сәфәрендә фермерлар белән дә аралашты. Аны уңышны җыеп алу кампаниясе, фермерлек юнәлешен үстерү, шулай ук авылны үстерү буенча республика программаларын чынга ашыру мәсьәләләре кызыксындырды.