Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Шәхси хуҗалыкларны печән һәм фураж белән тәэмин итәргә кирәк
Республиканың барлык районнары да ашлык җыюга керешкән.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Республикада 340 мең тонна печән һәм 1520 мең тонна сенаж әзерләнгән. Фаразлар буенча, кышлату чорына Татарстанның һәр районын тәэмин итәргә мөмкинлек бар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларны печән һәм фураж белән тәэмин итүнең мөһим булуын ассызыклады.
«Бу бик мөһим мәсьәлә, бигрәк тә шәхси хуҗалыкларны печән һәм бөртекле фураж белән тәэмин итү. Бу мәсьәләләрне шәхси контрольдә тотуыгызны сорыйм», — диде ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгын әзерләү, урып-җыю компаниясе турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, икмәк җыю республиканың барлык районнарында башланган. 24 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, 370 мең га суктырылган, ягъни планның 24 проценты, 650 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык — 17,5 ц/га (узган елда — 38,1 ц/га).
Урып-җыю буенча иң югары темплар белән барган районнар: Зәй— 14 мең га (42%), Чистай — 20 мең га (39%), Минзәлә — 19 мең га (38%), Яшел Үзән — 5 мең га (38%), Спас — 16 мең га (37%), Әлки — 14 мең га (34%) һәм Нурлат — 15 мең га (35%). Иң зур уңыш дүрт муниципалитетта күзәтелә: Тәтеш районы — 24,8 ц/га, Зәй районы — 22,8 ц/га, Тукай районы — 22,5 ц / га һәм Сарман районы — 21 ц / га.
Министр Татарстанда 3,4 меңгә якын ашлык җыю комбайны булуын әйтте, әмма ватылу сәбәпле, техника паркы урып-җыюда тулысынча файдаланылмый, бу эшләрне башкаруны акрынайта. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге проблеманы хәл итү өчен сервис хезмәтләре белән даими элемтәдә тора.
Шулай ук министрлык тарафыннан республика районнарында терлекләрнең баш санын стабильләштерү буенча эш алып бара. Җаббаров билгеләп үткәнчә, 17 районда 2021 елның беренче яртыеллыгында сыерлар саны кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз