news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районына республиканың утыз районыннан фермерлар җыелды

Күргәзмә участокларда авыл хуҗалыгы культураларының алтмыштан артык сорты тәкъдим ителде.

Түбән Кама районына республиканың утыз районыннан фермерлар җыелды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанның утыз районыннан фермерлар Владимир Аппаковның атаклы «Якташлар» хуҗалыгында булды. Семинарны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урынбасары Ленар Гарипов ачты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Күргәзмә участокларда авыл хуҗалыгы культураларының алтмыштан артык сорты тәкъдим ителде, шул исәптән көзге бодайның 10 сорты, рапсның 19 сорты, кукуруз гибридларының 20 гә якын сорты, көнбагышның 20 сорты. Семинарда катнашучылар төрле ашламаларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын куллануны да тикшерде.

Аграрийларга үз продукцияләрен «Сorteva», «Агрохимические технологии», «Brevant», «Изагри», «Saatbau» үз илебез һәм Европа фирмалары тәкъдим итте. Ә «Horsch» алман компаниясе белгечләре үзләренең авыл хуҗалыгы техникасын күрсәтте.

«Семинарда катнашучылар демонстрацион чәчүлекләрне өйрәнделәр һәм үстерү сортларына һәм технологияләренә югары бәя бирде. Киләчәктә фермерлар күргәннәрне үз хуҗалыкларында кертәчәк», — дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Мәүләвиев.


news_right_1
news_right_2
news_bot