Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда урып-җыю башланганнан алып 268,2 мең тонна ашлык суктырылган
Игеннәр 300,8 мең гектар мәйданда җыеп алынган
(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда урып-җыю башланганнан алып 268,2 мең тонна ашлык суктырылган. Игеннәр 300,8 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Узган тәүлектә игеннәр 37,4 мең гектар мәйданда җыеп алынган, 34,9 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 8,9 центнер тәшкил итә, узган ел бу вакытта ул 22,2 центнерга җитә иде.
Чагыштырмача югары уңыш – Буа районында, биредә гектарыннан – 13, Актаныш районында 14 центнер ашлык җыялар. Баулы, Минзәлә һәм Мамадыш районнарында уңыш гектарыннан 7 центнер тәшкил итә.
Иң түбән күрсәткечләр – Спас районында. Биредә гектарыннан нибары 5 центнер уңыш чыга. Яңа Чишмә районында гектарыннан – 6,6, Ютазы районында 6,8 центнер ашлык җыялар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз