М.Әхмәтов: “Татарстанда - икенче ел рәттән корылык”

РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник корылыктан зыян күргән Россия төбәкләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Кичә РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник корылыктан зыян күргән Россия төбәкләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы белән селектор элемтәгә Татарстаннан кала, Башкортстан, Самара, Оренбург, Сарытау, Ульяновски һәм Волгоград өлкәләре чыкты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерүенчә, Татарстанда - икенче ел рәттән корылык. 2009 елда көзен туфракта дым запасы нормадан ике тапкыр кимрәк иде. Кыш башында кар яумау сәбәпле, 460 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар ошеде, матди зыян 2 миллиард сум тәшкил итте. Көзге культураларны яңадан чәчү өчен өстәмә чыгымнар 1,5 миллиард сумга җитте.
Гомумән, агымдагы елда игенчелек тармагы чыгымнары 16 миллиард сум тәшкил итте. Алдагы чыгымнарны да исәпкә алып, бу сумма тагын 10 миллиард сумга артырга мөмкин.
Бүген - Татарстанда коры эссе һава шартлары. ТРның күп кенә районнарында апрельдән бирле бер тамчы яңгыр да яумаган. Нәтиҗәдә, туфракта дым 0дән 10 мм гына тәшкил итә. “Игенчелек тармагына 26 миллиард чыгым тоткан вакытта, без 10 миллиард сумлык кына продукция алырга мөмкин”, - диде министр.
Һава шартларына карамастан, терлекләрнең баш санын саклап калу – төп бурыч булып тора. Моның өчен өстәмә рәвештә кукуруз, рапс чәчелде. көзге культураларның күп өлеше, аерым алганда, арыш сенажга салына. Күп кенә хуҗалыклар терлекләрне язгы чәчүлекләрдә көтәргә мәҗбүр. ТР Хөкүмәте хуҗалыкларга минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары сатып алу өчен финанс ярдәм күрсәтә, дип белдерде министр. Бу күпьеллык үләннәрнең икенче укосын тукландыру, шулай ук  көзге кыр эшләрен вакытында төгәлләү өчен кирәк.
М.Әхмәтов Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен кредитны түләүне 3 елга кичектерү мәсьәләсен карауны сорап мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук лизинг түләүләренең вакытын озайту, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә корылык нәтиҗәсе чыгымнарының бер өлешен кайтару, көзге культуралар чәчүлекләрен иминиятләштерү өчен җитеп бетмәгән субсидияләрне түләп бетерүне һ.б. сорады.
Киңәшмәдә республиканың терлекчелек тармагын азык белән тәэмин итү өчен ташламалы шартларда Татарстанга интервенцион фондтан ашлык бүлеп бирү мәсьәләсе күтәрелде.