news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галиме чәчүлек орлыклар яхшы үссен өчен игенчеләргә киңәшләр бирде

Үсемлекләрнең үсү һәм шытып чыгу күрсәткечләре түбән булганда, чәчүлекләрне агулаганда микробиоашламалар һәм үсеш стимуляторлары өстәргә киңәш итә.

Татарстан галиме чәчүлек орлыклар яхшы үссен өчен игенчеләргә киңәшләр бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Язгы чәчүдә игенчеләрнең төп бурычы — барлык чәчүлекләрдә сыйфатлы шытымнар алу, ә аларның торышы күбесенчә орлык материалының сыйфатына бәйле, дип аңлатыла Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

«2021 ел уңышы өчен салынган бөртекле сабан культуралары орлыкларының чәчү сыйфатын билгеләү нәтиҗәләре буенча, начар шытым бирә, акрын үсә торган һәм тамырны черетә торган корткычлар белән зарарланган партияләр күзәтелә», — ди «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков.

Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, орлык — тере организм, ул сулый, яши һәм хәтта авырый. Фитопатологик экспертиза үткәрү орлыкларның йогышлы авырулар белән зарарлану процентын билгеләргә һәм аларны саклау тактикасын сайларга мөмкинлек бирә.

Ел саен чәчелә торган бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары 95 процентына кадәр тикшерелә. Хәзерге вакытта барлык район бүлекләрендә орлыкларның авырулар белән зарарланганмы-юкмы икәненә тикшерү бара. 120 мең тоннадан артык орлыкка анализ ясалган инде.

«Орлыкларга фитопатологик экспертиза нәтиҗәләре буенча, инфекцияләр булуын, патоген төрләрен исәпкә алып, безнең белгечләр иң нәтиҗәле агуларны сайлый һәм киңәшләр бирә. Биредә үк орлыкларның шытым бирүе, үсү көче, чәчү нормасы, чәчү тирәнлеге, чәчүнең оптималь агротехник сроклары, агулау зарурлыгы билгеләнә», — дип, профессиональ серләр белән уртаклаша Виталий Новичков.

Үсемлекләрнең үсү һәм шытып чыгу күрсәткечләре түбән булганда, чәчүлекләрне агулаганда микробиоашламалар һәм үсеш стимуляторлары өстәргә киңәш итә Россия авыл хуҗалыгы үзәге. 

Фузариоз-гельминтоспориоз черек белән зарарлану дәрәҗәсе түбән — 10 процентка кадәр булганда, экологик куркынычсыз һәм икътисади отышлы биологик препаратлар: Псевдобактерин-2, Ризоплан, Баксис, Фитоспорин һ.б. кулланырга киңәш итәбез, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100