news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстан шикәр, май белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән

Шикәр белән тәэмин ителеш кирәкле күләмнән өч тапкырга, ә көнбагыш маена 12 тапкырдан күбрәк.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән. Бу продукциягә кытлык көтелми. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

«Шикәр белән тәэмин ителеш 356,9 процент тәшкил итә, ягъни бу кирәкле күләмнән өч тапкыр артык. Көнбагыш мае Татарстанда һәр кешегә 12 тапкырдан артык туры килә, тәэмин ителеш — 1269,6 процент», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Ведомство исәпләү өчен елга бер кешегә азык-төлек куллануның уртача нормалары алынганлыгын әйттеләр. Әлеге күрсәткечләр нигезендә елына бер кешегә 24 килограм шикәр комы һәм 12 килограм май туры килә.

Татарстанда ел саен 331,9 мең тонна шикәр комы җитештерелә. Халык ихтыяҗы — елына 93 мең тонна. Елына көнбагыш мае җитештерү 584 мең тоннага җитә, ихтыяҗ исә — 46 мең тонна.

«Майлы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүлекләрен, шулай ук аларны җитештерү күләмен киметү планлаштырылмый», — дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк федераль массакүләм мәгълүмат чараларында логистик компанияләрнең шикәр комы һәм көнбагыш мае белән тәэмин итүдә барлыкка килгән өзеклекләр турында хәбәрләр таралган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100