news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Татарстанда чимал һәм әзер продукция кытлыгы юк

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы гомумроссия оператив штабы киңәшмәсендә катнашты.

Марат Җәббаров: Татарстанда чимал һәм әзер продукция кытлыгы юк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылды, чимал һәм әзер продукциягә кытлык юк. Шул турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев үткәргән социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вазгыятен мониторинглау буенча оператив штаб утырышында сөйләде. Бу хакта аграр ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чимал буенча да, әзер продукция буенча да кытлык юк. Сәүдә челтәрләре мәгълүматларына караганда, сатуларның иң кызган чоры узган атнага туры килде», – диде Марат Җәббаров.

Татарстан министры билгеләп үткәнчә, 21 мартта «Казан» агросәнәгать паркында халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ярминкә уздырылган. Анда ихтыяҗ зур булган ярмалар, макарон, ит, консервлар, он һәм шикәр комы да китерелгән.

«Продукциягә ихтыяҗ артмады. Әйтик, китерелгән карабодай ярмасының ун тоннасыннан икесе генә сатылган. Шуңа да карамастан, көчәйтелгән контроль һәм көн саен вазгыятькә анализ ясау дәвам итә»,- дип ышандырды ТР вице-премьеры.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, хәзерге вакытта бәяләрнең кискен күтәрелүе булмауга карамастан, ситуацияне көчәйтелгән контрольдә тотуны һәм анализлауны дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Шуңа бәйле рәвештә, ул, бәя тирбәлгән очракта, авыл хуҗалыгы комплексының төбәк органнары җитәкчеләрен, аларның сәбәпләрен оператив анализларга чакырды.

Моннан тыш, Дмитрий Патрушев халыкка азык-төлек базарындагы вазгыять һәм аның контроле турында объектив һәм вакытында мәгълүмат бирергә кирәклеген искәртте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100