news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның унбиш районы соңгы елларда бер терлекчелек комплексы да төземәгән

Лаеш, Әгерҗе, Ютазы, Әлки, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Кама Тамагы, Кайбыч, Яңа Чишмә, Баулы, Чирмешән, Чистай, Спас, Апас районнарында бер сыерга савым күрсәткече 5000 кг нан түбән.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның унбиш районы соңгы елларда бер терлекчелек комплексы да төземәгән. Аларда 2021 ел дәвамында бер сыерга уртача савым нәтиҗәлелеге 5000 кг нан түбән. Бу хакта бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

Бу - Лаеш, Әгерҗе, Ютазы, Әлки, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Кама Тамагы, Кайбыч, Яңа Чишмә, Баулы, Чирмешән, Чистай, Спас, Апас районнары.

ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, бу районнар терлек тоту һәм ашатуның автоматлаштырылган технологияләрен кертми, терлек азыгы үзәкләре дә юк.

Министр республикада авыл хуҗалыгы тармагы кеременең 70 проценттан артыгы терлекчелек продукциясен сатудан булганын әйтте.

«Барлык категория хуҗалыкларда 1 млн 958 мең тонна сөт савылган, бер сыерга 6600 кг туры килә, бу 2020 елга караганда, 265 кг артык», — диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot