news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда икмәк пешерүчеләргә ярдәм итеп 114 млн сум акча биреләчәк

Икмәккә бәяләрне тотрыкландыру өчен төбәкләр арасында 4,7 млрд сум бүлеп бирәчәкләр.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан икмәк пешерүчеләренә һәм он тартучыларга ярдәм итеп 114 млн сумнан артык акча бүлеп бирәләр. Россия төбәкләре буенча Хөкүмәт 4,7 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу күрсәтмәне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Субсидияләр бирүнең максаты — икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләрне тотрыкландыру. Документ Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Министрлар Кабинеты башлыгы кабул иткән азык-төлеккә бәяләрне киметү чаралары комплексына керә.

«Декабрь азагында бу суммадан 2,9 млрд сум азык-төлек бодае сатып алу чыгымнарын каплауга тотылачагы хәл ителде, ә 1,8 млрд сум икмәк пешерү предприятиеләренә түләү өчен булачак», — дип хәбәр ителә карарда.

Беренче пункт буенча Татарстанга 66 млн сумга якын акча җибәреләчәк, ә икмәк пешерү предприятиеләренә чыгымнар өлешен каплауга — 48 млн сумнан артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100