news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерларга ярдәмгә акча бирәчәк

Россиянең фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников башка бер генә төбәктә дә Татарстандагы кебек фермерларга куәтле ярдәм күрсәтелмәвен әйтте.

Татарстан фермерларга ярдәмгә акча бирәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда быел кече хуҗалыкларны үстерүгә республика бюджетыннан 1,7 миллиард сум акча бүленәчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XX съездында шул хакта сөйләде. Бу турыда ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе җитәкчелеген авыл халкына ярдәм чаралары турында актив мәгълүмат бирергә кушты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «кече хуҗалыклар авыл яшәү рәвешенең нигезе булып тора», дип ассызыклады. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәр юлламасында авыл тормышын саклауга аерым игътибар бирүен искәртте.

«Киләчәктә фермерлык хәрәкәтен үстерү, халыкның эшлекле активлыгын күтәрү өчен тагын да нәтиҗәлерәк чаралар күреләчәк. Авылда җитди торак программасы барлыкка килер дип ышанам, чөнки бу мәсьәлә беренче планга чыга», — диде Марат Әхмәтов.

Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников бер генә төбәктә дә Татарстандагы кебек фермерларга көчле ярдәм күрсәтелмәвен ассызыклады.

«Республикада кооперация мәсьәләләре белән җитди шөгыльләнүләре, төбәк җитәкчелегенең ярдәме һәм кооперативларга берләшүчеләрнең ышанычы булуы миңа бик ошый. Мондый шартларда фермерлар көндәшлеккә сәләтле булалар, сәүдә челтәрләре белән дә килешергә җайлырак була. Без дә федераль дәрәҗәдә кооперация үсешен законнар белән беркетү һәм хуплау өчен тырышачакбыз», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда фермерлар өчен «Агростартап» проекты буенча грантлар суммасын арттырганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100