news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы делегациясе сөт терлекчелеген үстерү буенча Ленинград тәҗрибәсен өйрәнә

Делегация әгъзалары терлекчелектә кулланыла торган технологияләр белән танышты.

Арча районы делегациясе сөт терлекчелеген үстерү буенча Ленинград тәҗрибәсен өйрәнә
http://agro.tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»).Тәҗрибә алмашу максатларында Татарстан Арча муниципаль районы делегациясе эшлекле сәфәр белән Ленинград өлкәсенә килде. Эшлекле сәфәр программасына Ленинград өлкәсенең авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу кертелгән. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре кергән. Делегацияне Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Дамир Сабиров йөртә.

22 гыйнварда Арча районы делегациясе «Детскосельский» концернында булды, ул иң эре агрохолдингларның берсе һәм Россиянең иң яхшы агрохуҗалыкларына керә. Делегация әгъзалары терлекчелектә кулланыла торган технологияләр белән (ашату, рационнар, яшь терлекне үстерү һәм карау), шулай ук заманча сөт-товар фермаларын төзү һәм җиһазлау буенча проектлар белән танышты.

Моннан тыш, делегация әгъзалары тугандаш-районнар арасында хезмәттәшлек турындагы килешү пунктларын гамәлгә ашыру кысаларында 23 гыйнварда Ленинград өлкәсенең Тосненский районында булды.

Ленинград өлкәсендә, шулай ук Татарстанда да сөт терлекчелеге агросәнәгать комплексының өстенлекле тармакларының берсе булып тора һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы икътисадын үстерүдә авыл хуҗалыгы шулай ук өстенлекле юнәлеш булып тора. Авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләре 132,4 мең га тәшкил итә. Район территориясендә эре инвесторлар катнашында 17 агрофирма һәм 70 крестьян (фермер) хуҗалыгы эшли.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100