Ашламаны кайдан алырга?

Татарстан аграрийлары язгы чәчү, уҗымнарны тукландыру өчен җитәрлек күләмдә ашлама алуга өметләнә
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). “Республика авыл хуҗалыгы өчен быел минераль ашлама җитәрлек күләмдә алыначак”. Татарстан аграр министрлыгы белгечләре һәм аммиак селитрасы җитештерүче предприятие җитәкчелеге әнә шулай дип ышандыра. Тик крестьянны хәвефләндергәне, минераль ашламаларны шактый югары бәядән сатып алырга туры килмәгәе. Аммиак селитрасының бер тоннасы 7800-8200 сум торса, катлаулы ашламаларның бер тоннасы 12-14 мең сумга төшәчәк. Бу – узган елдагыга караганда шактый кыйммәт.
Хәзерге вакытта Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре язгы чәчүгә минераль ашламаларны тиешле күләмдә әзерләп куеп булырмы дип тә борчыла. Кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, бу өлкәдә вәзгыять бик яхшылардан түгел икән. Чөнки җирле ашлама җитештерүчеләр үзләрендә булган күләмне башка шәһәрләрдәге кулланучыларга сатып җибәрергә өлгергән инде. Бу хәбәрнең дөреслеген тикшерү максатыннан, “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе республикада аммиак селитрасы чыгаручы эре предприятие – җаваплылыгы чикләнгән «Менделеевсказот» җәмгыяте белән элемтәгә керде.
Тиешле сораулар предприятие генераль директоры Фирдис Әсхәт улы Абдрахмановка юллана. Ике көннән электрон почта аша җавап алынды. Ләкин анда сорауларга тәгаен җавап табу кыен иде. Баксаң, «Менделеевсказот» ның тагын бер хуҗасы бар икән, ул - «Татгазинвест» . Моннан тыш, завод чыгарган продукцияне сату белән «Инвестимпэкс» дигән ширкать шөгыльләнә булып чыкты. Шулай итеп, бер ашлама белән кемнәр генә идарә итми һәм менә шуннан җепнең очын табып кара инде син. Димәк, үтемле, керемле товар, юкса әнә никадәр ширкать аның тирәсендә бизнес уенын уйнамас иде. «Татгазинвест» җәмгыяте башлыгы тиешле күрсәтмәләр биргән күрәсең, бер көннән яңа җаваплар килде. Анда шәрехләнгәнчә, предприятие финанс югалтулары китереп чыгарырлык тик торуларга юл куймас өчен , җитештерү һәм товар сатуны алдан планлаштырып, моның өстенә Татарстан аграрийларыннан 2007 елның 2, 3 кварталларында бер заявка да килмәгәнлектән, булган продукцияне ел ахырында, дөрестән дә читкә сатып бетергән. «Республика авыл хуҗалыгы тармагыннан 2007 елда булган заявкалар тулысынча үтәлде», - дип җавап бирә предприятие директоры. Берүк вакытта ул, 2008 елның язында исә, читкә чыгарылучы аммиак селитрасы, заводта җитештерелгән продукциянең 2-3 процентыннан артмас, дип ышандыра. «Менделеевсказот» инде Татарстан аграр кулланучылары белән шактый килешүләр имзалаган, аерым алганда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының төп операторы «РАЦИН» белән 486 миллион сумлык 52 мең тонна һәм «Агросила ГРУПП» белән 216 миллион сумлык 27 мең тонна ашлама җибәрүгә. Шулай ук башка оешмалар белән дә шартнамәләр төзелгән. Димәк, җирле аграрийлар өчен аммиак селитрасы февраль-март-апрель айларында кайта башларга мөмкин. Һәрхәлдә, авыл хуҗалыгы министрлыгындагылар да шулай дип ышандыра һәм хуҗалыклар да аммиак селитрасына кытлык кичермәсләр. Ашламаларның бәясе исә, энергия ресурслары һәм аммиак хакына бәйле икән. Аммиак читтән сатып алына, энергиягә бәянең сәгатьләп артканы инде берәүгә дә гаҗәп түгел. Шулай да аграр министрлык, ашламалар сатып алуга бәйле чыгымнарның бер өлешен бюджетка килгән өстәмә керемнәрдән каплау мөмкинлеген инкарь итми.