news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Димитриев: Кайбер юлларда асфальт ярты гасыр элек салынган

Кукмара бшлыгы әйтүенчә, төбәк һәм авылларга килүче 600 км дан артык юлның 154 км норматив таләпләргә туры килми.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев ТР муниципаль берәмлекләр советы съезды утырышында юллар торышы мәсьәләсен күтәрде.

«Иң күп чыгымнарны юллар торышы таләп итә. Төбәк һәм авылларга килүче 600 км дан артык юлның 154 км норматив таләпләргә туры килми. Кайбер юллардагы асфальт ярты гасыр элек салынган», — диде. 

Сергей Димитриев «Чиста су» белән тәэмин итү проблемасына да тукталды. «17 авылда су белән тәэмин итү системасына реконструкция таләп ителә. „Җирлекләрнең заманча йөзе“ ведомство проектында яки „Чиста су“ программасында катнашырга мөмкинлек булса дип, 11 җирлек 257 млн 100 мең сумлык проектлар әзерләде», — диде Кукмара башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100