news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районында грант акчасына терлекчелек комплексы төзегәннәр

Фермер «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант откан.

Менделеевск районында грант акчасына терлекчелек комплексы төзегәннәр
https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Менделеевск районында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Георгий Харитонов крестьян-фермер хуҗалыгын төзегән. Фермер «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 6,5 миллион сум күләмендә грант алган. Бу турыда министрлык матурлык хәбәр итә.

Георгий Харитонов үз эшчәнлеген ничек башлавы турында сөйләде. Ул эшен 2003 елның мартында өч сыердан башлаган.

«Терлекләр уңайлы, җылы шартларда тора. Бүген фермада 9 кеше эшли. Хуҗалыкта 245 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның йөзе — сыерлар. 399 тонна ит җитештерелде, тулаем сөт савымы 5380 тонна тәшкил итә», — диде ул.

Чара барышында кунаклар ферманың сөт продуктларын татып карадылар, шулай ук сыер абзарын карап чыктылар.

Сөт фермасы ачылу белән котларга район башлыгы Валерий Чершинцев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин килгән иде.

«Әлеге ферма барлыкка килү белән район авыл хуҗалыгын үстерүдә тагын бер зур адым ясады», — диде Валерий Чершинцев.

Илнур Фәрухшин фермерны яңа ферма ачылу белән котлады, алга таба да уңышлар һәм нык сәламәтлек, яңа проектлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100