news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Вкусы России» бәйгесе Татарстан фермерларын онлайн сатарга өйрәтәчәк

Бәйге республикада гастрономик туризмны дә үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Вкусы России» бәйгесе Татарстан фермерларын онлайн сатарга өйрәтәчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Вкусы России» конкурсы Татарстанның азык-төлек продукциясен җитештерүчеләрне онлайн сату итәргә өйрәтәчәк. Бәйге шулай ук республикада гастрономик туризмны үстерергә дә мөмкинлек бирә. Шундый фикерләре белән «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков уртаклашты.

«Мондый бәйгеләрне онлайн форматта үткәрү дөрес тә, чөнки 2020 ел гадәти сату алымнарының онлайн сатуга караганда начаррак эшләвен күрсәтте. Сату-алуның интернетта үсештә булуын күзәтәбез», — дип сөйләде Наил Залаков.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары ассызыклаганча, хәзер илдә эчке туризм актив үсә, һәм «Вкусы России» конкурсы республикага гастрономия туризмының яңа агымын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан брендлары өчен «Вкусы России» сайтында тавыш бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100