news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары арасында грант отучылар билгеле

Әлеге кооперативлар ит һәм сөт эшкәртүдән алып кош-корт инкубациясенә кадәр эшчәнлек белән шөгыльләнә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларына грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсында җиңүчеләр турында хәбәр итә. Грант матди-техник базаны үстерүгә бирелә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Грантларның гомуми суммасы 178 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 58 проценты — федераль бюджеттан, 42 проценты республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

Конкурска 12 авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативы кетелгән. Алар төрле эшчәнлек белән — ит һәм сөт эшкәртүдән алып кош-корт инкубациясенә кадәр — шөгыльләнә. Конкурс йомгаклары буенча биш кооператив грантка ия булды:

  • «Агроптица» (Питрәч районы);
  • «Якты көн» (Арча районы);
  • «Арыш» (Әтнә районы);
  • «Сабан» (Кукмара районы);
  • «Минзәлә бройлеры» (Минзәлә районы).

Акча матди-техник базаны үстерү, Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә яңа даими эш урыннары булдыру максатларында бирелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100