news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан аграрийлары өчен онлайн-мәйданчыкта берьюлы 5 мең кеше укый ала

Курсны телгән һәркем тыңлый ала.

Татарстан аграрийлары өчен онлайн-мәйданчыкта берьюлы 5 мең кеше укый ала
архив/Владимир Васильев

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Агрополия» белем бирү онлайн-мәйданчыгында берьюлы 5 меңе кеше укый ала, яшәү урынына, һөнәренә яки яшенә бәйсез рәвештә һәркем курсны тыңлый ала. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин сөйләде

«Безнең мәйданчык ["Агрополия"] берьюлы 5 мең тыңлаучыга исәпләнгән. Шуннан соң техник мөмкинлекләр бетереләчәк», — диде спикер.

Белем бирү платформасының максаты — аграрийларны даими үстерү өчен мохит булдыру. Бу мөһим, чөнки технологияләр һәрвакыт камилләшеп тора, ә базарда конкурентлыкка сәләтлелекне саклау өчен заманча технологияләр кулланырга кирәк, диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда аграрийлар өчен бердәм белем бирү платформасы эшли башлады дип хәбәр иткән иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100