Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иң күп һәм иң аз мәйданнарда уңыш җыйган районнар мәгълүм - исемлек
Татарстан буенча тиешле мәйданның 47 процентында уңыш җыеп алынган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Кайбер районнарда тиешле мәйданның яртысыннан артыгында уңыш җыеп алынган. Мисал өчен, Зәйдә - 58 процент, Чистайда - 57 процент, Əлки һәм Апаста 56 шар процент территориядә комбайннар узган. Сүз уңаеннан, җыелган мәйдан буенча гына түгел, ә уртача уңыш күрсәткече буенча да Зәй быел Татарстанда - беренче. Биредә гектарыннан уртача 50,2 центнер ашлык җыялар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Зәйнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Шәфыйк Хәмидуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, мул уңыш алуның сере - барлык технологияләрне дә үтәп, ашламаларны тиешле күләмдә һәм вакытында куллануга бәйле.
Басуларның иң аз мәйданында уңыш җыелган районнар исемлегендә беренчелекне Бөгелмә җитәкли. Биредә уңыш 34 процент мәйданда җыелган. Кама Тамагында тиешле мәйданның - 37 проценты, Тукайда - 38 проценты, Югары Осланда - 39 проценты, Мендеевскта 42 процентында уңышны җыйганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз