Түбән Кама районы кырларында урып-җыю эшләре бара

Белгечләр фаразлавынча, районда уңыш гектарыннан уртача 7 центнер чамасы тәшкил итәчәк

(Түбән Кама, 23 июль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында урып-җыю кампаниясе гадәттәгедән өч атна алдан башланды. Аграрийларның сүзләренә караганда, аномаль эсселек аркасында кырда игеннәр өлгерде инде, әмма яңгыр яумаганлыктан, ашлык үзенең сыйфатын һәм авырлыгын югалтты.
Көннәрнең эссе торуы урып-җыю техникасының эш тәртибенә үз төзәтмәләрен кертте: комбайннар двигательләрен суыту өчен көнгә бер мәртәбә базага кайта. Белгечләр фаразлавынча, районда уңыш гектарыннан уртача 7 центнер чамасы тәшкил итәчәк. Бу узган еллардагыга караганда дүрт тапкырга кимрәк.