Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районында бал кортлары үлеме белән бәйле хәл җентекләп тикшереләчәк
Марат Җәббаров бал кортлары агулануына юл куймау буенча инструкция һәр районга җиткерелүен әйтте.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Зәй районында бал кортлары үлеме белән бәйле хәл җентекләп тикшерелә. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Министр бал кортлары пестицидлар белән агулануына бәйле проблема килеп чыккан районнар булганын әйтте. «Бүген без бал кортлары агулануына юл куймау буенча инструкцияне һәр районга, авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләренә җиткердек. Ул министрлык сайтында да бар», — диде ул.
Министр сүзләренчә, һәр районда мессенджерларда төркемнәр булдырылган, анда авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, ветеринария хезмәте вәкилләре, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, агрономнар, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр кертелгән.
«Кызганыч, Зәй районында шундый очрак килеп чыкты. Умартачылар һәм предприятиеләр үзара килешә алмауга да бәйле. Без җентекләп тикшерәбез, гаеплеләрне эзләячәкбез», — дип белдерде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз