Кош гриппыннан зыянны компенсацияләү буенча материаллар Финанс министрлыгына бирелгән

Кош гриппыннан матди зыян күләме 200 млн сумнан арткан.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда кош гриппы китергән зыянны компенсацияләү буенча материаллар Финанс министрлыгында карала. 

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Татарстанда узган елда кош гриппыннан зыян 200 млн сумнан артык дип исәпләнелә. 

Былтыр Мөслим, Чүпрәле, Буа районнарында крестьян-фермер хуҗалыкларында зыян 5 млн сум, Яшел Үзәннең «Залесный» агрофирмасында 200 мең сум тәшкил итүен искәртте. Анда 175 мең баш күркә һәм 85 тонна кош ите юк ителгән иде. Әлегә Яшел Үзән кош гриппы буенча имин булмаган район санала, статусы якын арада үзгәрер дип көтелә.

«Баш ветеринария идарәсе белән килештерелмәгән булса, ветеринария документлары булмаган очракта, республикага терлек тә, кош та кертергә ярамый. Әгәр нинди дә булса төбәктә чир таралышы юк икән, без рөхсәт документы бирәбез. Хәзер Россиядә югары патогенлы кош гриппы буенча сигез урын карантинда», — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул, кош гриппын кисәтү өчен, кошларны район үзәкләрендә махсус билгеләнгән урыннардан гына сатып алырга киңәш итте.

«Без авылларда торак пунктларда кош сатучыларны күрәбез. Автотранспортның дәүләт номерын булса да төшереп калырга тырышыгыз», — дип белдерде ведомство җитәкчесе урынбасары.