news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Авыл хуҗалыгы җирләре кулланышы мәсьәләсендә катгый контроль кирәк

Министр Россельхознадзор һәм Баш ветеринария идарәсе алдында бурычлар куйды.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән муниципаль җирләрне үзләштерүне контрольгә алырга кирәк. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе һәм Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында шундый күрсәтмә бирде.

«Районнарда авыл хуҗалыгы җирләре кулланылу мәсьәләсе кискен тора. Быел мунициаль ресурсларны үзләштерү эшен катгый контрольгә алырга кирәк», — диде. Министр Россельхознадзорның, Дәүләт ветеринария хезмәтенең ветеринария иминлеген тәэмин итүдә, экспорт потенциалын үстерүдә зур роль уйнаганын билгеләп узды.

Марат Җәббаров терлекчелек продукциясенең территориядә күчеше, хәрәкәте куркыныч тудырмаска тиешлеген искәртте. «Меркурий» системасының әһәмиятенә тукталды. Былтыр системага әзер сөт продукциясе кертелгәнен искәртте. «Бу сөт эшкәртү тармагы үсешенә уңай тәэсир итә, бу юнәлештә гел алга хәрәкәт итәргә кирәк», — диде.

«Йогышлы авырулар буенча эпизоотехник иминлекне аеруча контрольгә алырга кирәк. Татарстанда бу юнәлештә белгечләр күп. Бу эш формаль юнәлештә барырга тиеш түгел», — диде Марат Җәббаров. Ветеринария идарәсенә республикага терлек кертү һәм чыгару контрольдә булырга тиешлеген искәртте. «Лейкоз кимесә дә, бу юнәлештә эшне тагын да көчәйтергә кирәк дип саныйм», — диде.

Министр Татарстанның терлекчелек продукциясе җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә алдынгы төбәк булуда зур потенциалга ия булуын әйтте. «Бу шартларда хайваннар һәм кешеләр өчен авырулар таралуы куркынычы аграрийлар, фермерлар, шәхси хуҗалык белән яшәүчеләр өчен актуаль проблема», — диде.

Марат Җәббаров кош гриппы, тилчә, дуңгызларда африка чумасы кебек авырулар РФ белән чиктәш территторияләрдә даими теркәлүен искәртте. «2019 елда Дәүләт ветеринария хезмәтенең эш нәтиҗәләре кешеләр һәм хайваннар өчен куркыныч инфекцияләрне кертмәү, кисәтү буенча чаралар башкарганын дәлилли», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100