news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы ит һәм сөт җитештерү буенча 2020 елга бурыч куйды

2020 елда 5 мең тоннадан артык ит һәм 65 мең тоннадан артык сөт җитештерүне планлаштыралар.

Арча районы  ит һәм сөт җитештерү буенча 2020 елга бурыч куйды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 21 гыйнварда Арча районында терлекчелек тармагының 2019 елгы эшенә йомгаклар ясадылар. 2020 елда 5 мең тоннадан артык ит һәм 65 мең тоннадан артык сөт җитештерүне планлаштыралар. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Идарәнең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 2019 елның 12 аенда 5053,3 тонна ит, (2018 елга карата 106 процент) һәм 61916,5 тонна сөт (105 процент) җитештерелгән.

Декабрьдә сөт күләме 114 процентка җиткән, тулаем савым — 5252,2 тонна. Эре мөгезле терлекләр саны — 37,1 мең баштан артык. 13215 баш бозау туган. Ул үз чыгышында терлекләрнең баш санын саклап калуга һәм сыерларның баш санын арттыруга игътибар бирде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция-нәсел инспекциясе хезмәте башлыгы Зәмхәрия Зарифуллина 2019 елда терлекләр үрчетүгә йомгаклар ясады. 2020 елның 9 аенда башмак таналардан бозаулар тууга исәп-хисаплар ясалды. «Сыерларның физиологик торышы сыерлар буенча мөһим күрсәткеч, ул белгечләргә үз эшләрен планлаштырырга ярдәм итә», — диде белгеч.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов катнашучыларны терлек азыгы анализлары һәм терлекләр каны биохимиясе нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул хуҗалыкларга рационнар төзегәндә бу күрсәткечләргә игътибар итәргә тәкъдим итте.

Киңәшмә азагында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов һәр хуҗалыкның эшендәге кимчелекләрне күрсәтте һәм 2020 елга бурычлар билгеләде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100