Сабаның «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Хезмәт алдынгыларына акчалата премияләр тапшырылды.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Сабаның «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Бу хакта район газетасы яза.

«Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт алдынгыларына акчалата премияләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов тапшырды.

АПК профсоюзы хезмәтчәннәренең район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова озак еллар тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.