Азнакайда терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Әлегә 220 гектардан 824 тонна бөртек җыеп алынган.

(Азнакай, 22 октябрь,  "Татар-иинформ", «Маяк», Энҗе Галәветдинова). Көз үзенең тулы хокукына кереп барса да, район басуларында эш туктап тормый. Җәйдән башланган терлек азыгы әзерләү дәвам итә, дип яза район газетасы.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда 18 октябрьгә районда 63 мең тоннадан артык азык берәмлеге әзерләнгән. Хәзерге вакытта хуҗалыклар кукурузны силоска салуны тәмамлап килә. Шул ук вакытта аны бөртеккә суктыру да тулы куәтенә бара. Кыр эшләре көндәлеге белән авыл хуҗалыгы идарәсе урынбасары Фәнис Шәрәфиев таныштырды.

– Район хуҗалыкларында әлеге культура 7,9 мең гектар мәйданда үстерелде. Бүгенгә шуның 4,9 мең гектары силоска җыеп алынды. Бу өлкәдә “Тукай”, “Закирова Л.Ә.”, “Габдрахманов Р.М.” хуҗалыкларында эш инде тәмаланды. Быел кукурузның өлгерүе соңарды, шуңа бөртеккә планда каралган 1775 гектарның 500-600е генә суктырылачак.

Әлегә 220 гектардан 824 тонна бөртек җыеп алынган.

– Быел “Азнакай” агрофирмасында 3,3 мең гектарда чәчелгән кукурузның уңышы әйбәт. Шуның 600ен– бөртеккә, 2,7 меңен силоска салабыз. Уңыш күрсәткече урыны белән 50 дән артык центнер тәшкил итә, – ди агрофирманың баш агрономы Айрат Хәррасов, – Механизаторларыбыз алдынгылыкны бирергә теләми, тырышып эшлиләр. Силос чокырларының әле берсе, әле икенчесе тула тора. Зур Сукаештагы баз әзер, бүгенге көндә Тымытык, Урманай бүлекчәләрендә яшел масса таптатыла.

Соңгы вакытта һава торышы аяз торса да, авыл хезмәтчәннәре көннәр бозылганчы дип эшне тагын да кызулаттылар.

– Уракта беренче ел катнашам. Заманча техникада эшләве бик уңайлы: компьютер экраныннан шундук ватылган, рәттән чыккан җиһаз турында мәгълүмат күрергә була. Әтием тәҗрибәсенә дә колак салырга тырышам, – ди яшь комбайнчы Айдар Әнвәр улы Әлхәмов.

Басуларда көнбагыш суктыру да дәвам итә. 3200 гектар майданнан 7360 тонна уңыш җыеп алынган, диелгән район хәбәрендә.