news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәрәңгегә, бөртеклеләргә һәм сөткә сорау зур булган

Казанда ун мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәрәңгегә, бөртеклеләргә һәм сөткә сорау зур булган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның ун мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Продуктларны һәм товарларны республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм агросәнәгать комплекслары алып килде. Шәһәр мәйданнарына барлыгы 42,6 миллион сумлык продукция чыгарылган, 529 машина эшләгән.

Көннең беренче яртысында ярминкәләрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм министр урынбасарлары Олег Земсков, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов булды.

Казанның Вахитов районындагы Кәрим Тинчурин исемендәге паркта Теләче районы аграрийлары продукциясен саттылар. Киров районында өч мәйданда Тәтеш районы аграрийларының авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды.

Халык арасында бәрәңгегә, бөртеклеләргә һәм сөткә сорау зур булган.

Бүген шулай ук Яр Чаллыда өч урында, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә һәм республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot