Татарстанда 433,3 мең тонна шикәр чөгендере җыелган

Тамыразык 14,6 мең гектар мәйданда алынган, бу планның 24 проценты дигән сүз.
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген республикада 433,3 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. Тамыразык 14,6 мең гектар мәйданда алынган, бу планның 24 проценты дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Буа районы хезмәтчәннәре аеруча югары нәтиҗәләргә ирешә. Аларда гектарыннан 323 центнер тамыразык булганда, 116,7 мең тонна уңыш җыелган. Зәй районында 114,1 мең тонна чөгендер алынган, уңышлылык – гектардан 270 центнер. Кайбыч районында 47,6 мең тонна чөгендер җыелган, уңышлылык – 358 центнер.