Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров Тәтеш районының агросәнәгать комплексы секторының үсеше белән танышты
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районда эш сәфәрендә булды.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тәтеш районында булды. Аның белән бергә район башлыгы Рәмис Сафиуллов йөрде. Сәфәрнең максаты — районның агросәнәгать секторының үсешен өйрәнү иде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр иәт.
Сәфәр районда урып-җыю эшләренең барышы һәм Кече Шәмәк авылындагы «Родина» агрофирмасында сыер абзарын һәм сөт залын капиталь ремонтлау белән танышудан башланды. Предприятиенең авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 3 442 га тәшкил итә, шул исәптән 2 940 га чәчүлек җирләре бар, 700 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар — 250 баш.
Предприятие директоры Илсур Мөхәммәтҗанов агымдагы елда сыер абзарын модернизацияләү, саву залын, тирес чыгару өчен транспортер урнаштыру, сөт суыту һәм нәселле таналар кайтару буенча эшләр алып барылуы турында сөйләде.
Аннары Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Килдеш авылындагы «Авангард» ҖЧҖ сөт-товар фермасында капиталь ремонтның барышы белән танышты. Предприятиенең авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 2 547 га тәшкил итә, шул исәптән 2 234 га чәчүлек җирләре бар, 505 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар — 160 баш.
Министр «Колос» агрофирмасында булганда һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышканда, комбайнчылар белән аралашты, авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре өчен аеруча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Очрашу урып-җыю эшләре гөрләп барган кырда узды. Предприятиенең иң яхшы комбайнчылары бүләкләр һәм кыйммәтле призлар алды.
Предприятиенең эшкәртелә торган 8 442 га авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән 7 749 га чәчүлек җирләре, 1060 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 400 баш сыер. Шушы көннәрдә фермага Даниядән голштино-фриз токымлы 230 тана кайтарылган.
Марат Җәббаров Олы Тархан авылындагы «Татарстан» агрофирмасында булганда урып-җыю эшләренең барышы һәм сөт-товар фермасына ясалган капиталь ремонт белән танышты. Министр шулай ук Бакырчы авылында авыл территорияләрен үстерү белән дә танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз