Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районының Колай авылында биш гаиләгә яңа шәхси торак бирелде
Бу йортларның өстенлеге шунда, аларны үз милкең итеп сатып алырга мөмкин булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булды. Ул биш гаиләгә яңа торак ачкычлары тапшырды. Колай авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелгән биш шәхси торак йорт 13 миллион сумга төшкән.
Тантанада шулай ук Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кәшәпов һәм «Фортекс» ҖЧҖ генераль директоры Рәүф Галләмов катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген безнең төп бурычларның берсе — авыл территорияләрен үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын арттыру. Кешеләргә тормыш өчен уңай шартлар тудыру бик мөһим. Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча шактый эш башкарыла. Сезгә яңа, якты һәм уңайлы йортларыгызда иминлек, бәхет телим», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Бүген яңа йортка күченүчеләрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кунакта булды.
«Безгә авылда яшәү бик ошый. Биредә һава да башка, инфраструктура да бар: балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАП. Балаларыбыз да туган якка тугрылыклы булып калсыннар һәм аннан китмәсеннәр иде», — дип, фикерләре белән уртаклашты йорт хуҗабикәсе.
Бу йортларның өстенлеге шунда, аларны үз милкең итеп сатып алырга мөмкин булачак. Муниципаль район башлыгы исеменнән һәр гаиләгә суыткычлар бүләк ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз