news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корылык булу сәбәпле, кайбер районнарда терлек азыгы биш тапкырга азрак җыелган

Авыл хуҗалыгы тармагының барлык сәнәгать предприятияләре эшен тәэмин итү өчен быел 3,2 млн тонна бөртекле культура җыярга кирәк.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Коры һава торышы булу сәбәпле, терлек азыгы узган ел белән чагыштырганда өч-биш тапкырга азрак җыелган.

«Корылык булу сәбәпле, Кукмара халкын су белән тәэмин итү мәсьәләсе туды. Соңгы айда су беткән очраклар булды. Су белән тәэмин итү системасын яңартмыйча, бу проблеманы хәл итеп булмый», — дип сөйләде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев

Ул авыл хуҗалыгы тармагында булган вазгыять турында да сөйләде. Хуҗалыклар күпъеллык үләннәрне беренче тапкыр җыйган инде. «Уңыш узган елның өчтән бер өлеше кадәр генә булды. Икенче тапкыр җыйганда ярты елга елга җитәрлек уңыш алырбыз дип өметләнәбез. Алдагы бер атнада яңгыр яумаса, бөртеклеләрне кирәк күләмдә алырга өмет калмый», — ди ул.

Актаныш районы җитәкчесе Энгель Фәттахов шулай ук беренче җыелган терлек азыгының узган елгыдан биш тапкырга азрак булуын әйтте.

Марат Җәббаров сүзләренчә, авыл хуҗалыгы тармагының барлык сәнәгать предприятиеләре эше туктаусыз барсын өчен 3,2 млн тонна бөртекле культура кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100