news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас хезмәтчәннәре печән әзерли башлаган

Бүгенгә тупланган печән запасы 100 тоннага якын.

Спас хезмәтчәннәре печән әзерли башлаган
spas-rt.ru

(Спас, 22 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш" ). Бу көннәрдә Спас районында Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары тулы көчкә печән әзерлиләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Басуга чыкканчыга кадәр, алар юл читендәге күпьеллык үләннәрне чаптырып, 15 тонналап яхшы сыйфатлы печән җыеп алдылар. Хуҗалык басуларындагы күпьеллык культуралар исә 200 гектар тәшкил итә. Шуның 75 гектарын кондырак били, калганы – эспарцет. Бүгенге көнгә эспарцетның 80 гектары чабылган һәм төргәкләргә төрелгән. Тупланган печән запасы 100 тоннага якын.

Хуҗалыктагы малларны уңышлы кышлату өчен 300 тонна печән һәм шуның кадәр үк сенаж таләп ителә. Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, фермадагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны 115кә җитә, шуның 60ы – савым сыерлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot