news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа хуҗалыклары витаминлы үлән әзерләргә кереште

Май аенда төрле үләннәреннән яшь бозаулар өчен көлтәләр бәйлиләр

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). “Ак Барс Буа” агрофирмасы бүлекчәләрендә беренчеләрдән булып терлекләр өчен витаминлы азык әзерли башладылар.

Хәзерге вакытта 1 нче номерлы Тыхырьял бүлекчәсендә күпьеллык үләнне печәнгә урдыралар. “Правда” бүлекчәсендә исә, майда җыелган үләннәрнең шифасын истә тотып, төрле үләннәреннән яшь бозаулар өчен көлтәләр бәйли башладылар. Бу эштә идарә, мәдәният, авыл җирлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары актив катнашалар, дип белдерә Буа районының “Байрак” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot