news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Яссытугай авылы механизаторлары көнбагыш чәчә

Хуҗалыкта борчак чәчү эше дә башланган.

Ютазы районы Яссытугай авылы механизаторлары көнбагыш чәчә
Илмира Галиева

(Ютазы, 22 апрель, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Илмира Галиева). Ютазы районының Яссытугай авылы «Уңыш» җәмгыяте язгы чәчү 101 гектарлы кырда көнбагыш чәчүдән башланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге җаваплы эшкә тәҗрибәле механизаторлар Илмир Мәрдәншин, Илдар Галиев һәм Ирек Закиров звеносы алынган. Бер үк вакытта борчак та чәчү башланган. Фәнил Мәҗитов эшли торган беренче участок — 100 гектарлы басуда борчак сенаж өчен чәчелсә, берникадәр мәйданда кузаклы культураны азык-төлек өчен дә үстерү планлаштырыла.

Хуҗалыкта чәчү орлыгы инкрустацияләнгән, борчак исә биологик препаратлар белән эшкәртелгән. Минераль ашлама да мулдан тупланган — бер гектар чәчүлеккә 80 килограмм исәбеннән тәэсир итү көчендә өстәмә ашлама бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot