news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария идарәсе: Бүген дуңгыз итен 26 районда сатарга рөхсәт юк

Габделхак Мотыйгуллин муниципаль берәмлек башлыкларына торак пунктларда барлык дуңгызлар исәптә, теркәлгән булырга тиешлеген искәртте.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның 26 районында дуңгыз итен сатарга рөхсәт юк.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Президент Указы нигезендә, Африка дуңгыз чумасы буенча 26 район күзәтүдә булганын әйтте.

Ул муниципаль берәмлек башлыкларына торак пунктларда барлык дуңгызлар исәптә, теркәлгән булырга тиешлеген искәртте. 

«Шәхси хуҗалыкларда ел буе дуңгызларны абзарда асрарга тиешләр, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында законсыз ит сатуны кисәтү буенча чаралар, биологик калдыкларны вакытында утильләштерү буенча контрольны көчәйтү кирәк», — дип белдерде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул, шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә дуңгызчылык предприятиеләре янында һәм Африка дуңгыз чумасы вазгыяте начар булган төбәкләр белән чиктәш зоналарда чәчүлек мәйданнарын бетерергә киңәш итте. 

«Солы, кукуруз, бодай, кузаклы культуралар кабан дуңгызлары өчен азык базасы булып тора. Урманнар янында андый культуралар был тиеш түгел», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100