news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сыерларда лейкоз авыруы буенча алдынгылар һәм артта калганнар аталды

2020 ел азагына лейкоз буенча 167 хуҗалыкта вазгыять начар.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда терлекләр арасында лейкоз авыруы буенча алдынгылар һәм артта калганнар билгеле. Бу хакта коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде.

Лейкоз авыруы буенча уңай вазгыять Балтач, Әтнә, Саба, Кукмара, Теләче, Арча районнарында. «Соңгы елларда терлекләрен сәламәтләндерү буенча Ютазы, Зәй, Тукай, Сарман районнары яхшы эшләде», — диде ул.

Алмаз Хисаметдинов терлекләрнең сәламәтлеген кайгырту буенча Тәтеш, Аксубай, Бөгелмә, Буа районнарында да эш яхшы дәрәҗәдә булганын билгеләп узды.

«Кызганыч, 2020 елда тискәре динамика күрсәтүчеләр дә бар. Бу Кама Тамагы, Нурлат, Лаеш, Яңа Чишмә, Минзәлә, Әлки районнары. 2020 ел азагына лейкоз буенча 167 хуҗалыкта вазгыять начар», — дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.

«Соңгы елларда республикада сыерларның вирус белән йогышлануын киметү буенча җитди эш башкарылды. 2014 елдан бу күрсәткеч ике тапкырга кимеде. 2019 ел белән чагыштырганда, вирус 2,4 процентка кимеп, бүген 8,7 процент тәшкил итә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100