news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бозаулар күп үлгән районнар билгеле

Аеруча Минзәлә, Әлки, Лениногорск, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Алексеевск, Мамадыш, Кайбыч районнарында яшь терлек күбрәк үлгән.

Татарстанда бозаулар күп үлгән районнар билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллегиясе утырышында бозаулар күп үлгән районнарны атадылар.

«Аеруча Минзәлә, Әлки, Лениногорск, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Алексеевск, Мамадыш, Кайбыч районнарында яшь терлек күбрәк үлгән. Анда үлгән бозаулар яңа туган терлек саныннан 8 проценттан 18 процентка кадәр дәрәҗәсендә», — диде ведомство башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

«Дәвалау-профилактик эшен оештыруның төп күрсәткече — баш санын саклап калу. Узган елда терлек үлеме туу күрсәткеченә 5,8 процент нисбәтендә. Анализдан күренгәнчә, үлгән малларның 80 проценттан артык өлеше алты айга кадәр бозаулар», — диде идарә җитәкчесе.

Күпчелек очракта терлек сулыш һәм ашкайнату органнары авыруы сәбәпле үлә. Бу чирләр, кагыйдә буларак, яшәү һәм ашату технологияләре үтәлеше белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100