news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Яшь бозау үстерү технологиясен барлык хуҗалыкларга кертү кирәк

«Бу яңа технология кертү түгел, көндәлек системалы эш булырга тиеш», — диде министр.

Марат Җәббаров: Яшь бозау үстерү технологиясен барлык хуҗалыкларга кертү кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алты айга кадәрге яшь бозауларны үстерү технологиясен республикадагы барлык хуҗалыкларга кертергә кушты.

«Бу мөһим сорау. Сынау рәвешендә генә дибез, тик районда бер сынау хуҗалыгы гына булырга тиеш түгел. Параллель рәвештә 100 процент дәрәҗәдә барлык хуҗалыкларга кертү кирәк. Бу яңа технология кертү кебек түгел, ә көндәлек системалы эш булырга тиеш», — диде.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бозау үстерү методикасы эшләнгәнен әйтте. «Хәзерге вакытта технология база хуҗалыкларында гамәлгә кертелә, без аның үтәлешен контрольдә тотабыз. Алга таба бөтен республикада гамәлгә ашырылачак», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot