news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Нәтиҗәгә ирешкән хуҗалыклар субсидияне ике тапкыр күбрәк алачак

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры нәселле хуҗалыклар - иң яхшы хуҗалыклар булырга тиеш дип саный.

Марат Җәббаров: Нәтиҗәгә ирешкән хуҗалыклар субсидияне ике тапкыр күбрәк алачак
Владимир Васильев

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә Татарстан бюджетыннан субсидиягә өстәмә критерийлар әзерләнгән. «Нәтиҗәсе булганнар ике тапкыр күбрәк алачак, нәтиҗәсе булмаса — берни юк», — дип кисәтте ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Ул Баш ветеринария идарәсенең коллегия утырышында нәселле терлеккә субсидияләр алу өчен таләпләрне тулысынча үтәү кирәклеген ассызыклады.

Бу баш санын саклау, лейкоз буенча имин вазгыять, ясалма орлыкландыру, терлек асрау кагыйдәләре үтәлеше, сенаж-силос траншеялары паспорты, терлекләр идентификациясен кертү, көтүлек һәм тукландыру белән идарә программалары булу, югары квалификацияле белгечләр булуы.

«Нәселле хуҗалыклар өчен шушы таләпләр быелдан кулланылачак. 2022 елның 1 гыйнварыннан бу таләпләр барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә караячак», — диде Марат Җәббаров.

Министр нәселле хуҗалыклар иң яхшы хуҗалыклар булырга тиешлеген әйтте. «Республикада шундый 49 хуҗалык бар. Ә быел бер литр сөткә бер сум да алмаячак хуҗалыклар бар», — дип белдерде.

«Бу сорау белән максатчан шөгыльләнергә кирәк. Көндәлек контрольдә булырга тиеш. Әзерләнергә, юл картасы төзергә кирәк», — диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100