Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа районы фермерлары дәүләт ярдәме белән хуҗалыкларын үстерә
Якын киләчәктә фермер савым сыерларының баш санын 200гә кадәр арттырырга ниятли.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Буа районы фермеры Петр Лапшин 2017 елда «Эш башлаучы фермер» программасы буенча 2 млн сум Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантын откан, ә 2020 елда «Гаилә фермалары» программасы буенча 15 млн сум грант алган.
Фермер Петр Лапшинны 10 ел элек уңышлы авыл эшмәкәре булыр дип уйламаганнар да. Аның хуҗалыгында 16 сыер булган. Башта ферманы арендага, аннары республика программасы ярдәмендә аны сатып алганнар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Элек мин урман хуҗалыгында эшләдем, ә 2015 елда авыл хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнергә булдым. Килеп чыга кебек. Сөт җитештерү — катлаулы, әмма табышлы бизнес. Базарда сөткә ихтыяҗ бар, шуңа күрә бу юнәлешне үстерергә телим», — ди Петр Николаевич.
Петр Лапшин хуҗалыгында 166 баш эре мөгезле терлек бар. Бер сыердан уртача савым 24 литр тәшкил итә.
«Терлекләргә азыкны трактор ярдәмендә таратабыз. Барысы да автоматлаштырылган. Якын киләчәктә савым сыерларының баш санын 200гә кадәр арттырырга ниятлим. Алар көнгә 3-4 тонна сөт бирер дип уйлыйм,» — ди фермер.
Аграрийлар бүген ирешелгәннәр белән туктарга җыенмый. Сөтнең үзкыйммәтен киметү өчен заманча технологияләрне белеп кертергә кирәк. Ә яңа азык цехында ваклагыч һәм катнаш азык җитештерү линиясен урнаштырганнар.
Фермерлар, авылга ярдәм итү буенча президент программаларыннан оста файдаланганда, керемнәрне арттырырга һәм бүгенге базар шартларында тотрыклы рәвештә үсәргә мөмкин булуына ышаналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз