news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры: Бездән экспортка сыйфатсыз товар китәргә тиеш түгел

«Федераль министрлык күрсәтмәсе буенча, быел 322 млн доллар продукцияне экспортка чыгарырга тиешбез», — диде Марат Җәббаров.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров экспорт продукциясенә игътибарлы булырга кушты. «Бездән экспортка сыйфатсыз товар китәргә тиеш түгел», — диде.

«Экспортка продукция сату бурычы тора. Федераль министрлык күрсәтмәсе буенча, быел 322 млн доллар продукцияне экспортка чыгарырга тиешбез. Бу мәсьәлә буенча көндәлек эш бара. Экспортка чыга торган продукция бөтен чараларны үтәргә тиеш. Бездән сыйфатсыз товар китәргә тиеш түгел», — диде министр.

Ул ел дәвамында бу эшне башкарырга кирәклеген ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100