news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хисаметдинов: 2021 елны лейкозга каршы көрәш елы дип игълан итәбез

«Республика лейкоздан тулысынча арынырга тиеш», — диде ведомство башлыгы.

Алмаз Хисаметдинов: 2021 елны лейкозга каршы көрәш елы дип игълан итәбез
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2021 елны мөгезле эре терлектә лейкозга каршы көрәш елы дип игълан итте.

Ведомство башлыгы Алмаз Хисаметдинов коллегия утырышында шул хакта әйтте. «Республика лейкоздан тулысынча арынырга тиеш. Без лейкоз белән йогышлануны ел саен өч процентка киметү бурычын куябыз», — диде.

Алмаз Хисаметдинов терлекне сәламәтләндерү мәсьәләсенә җитди карарга кушты. Юкса, продукцияне сата алмаудан зыян күрүләрен искәртте. «Лейкоз белән шөгыльләнмәгән хуҗалыклар белән аерым тәртиптә эшләячәкбез», — диде.

Идарә башлыгы сүзләренчә, ел саен ветеринария хезмәте лейкозга 1 млн нан артык диагностика тикшерүләрен уздыра.

«Бүген бездә ПЦР-диагностика кулланыла. Аның нәтиҗәсендә, ун көнлек бозауның да статусын белеп, йогышлы терлекне вакытында аерып ала алабыз. Көтүлектә йогышлы терлекне сәламәт таналарга алмаштыру да баш санын киметмичә лейкоз белән көрәшне уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100