news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы фермеры 140 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы ачкан

Ферма хуҗасы 300 - 350 баш савым сыеры өчен яңа сөтчелек фермасы төзергә планлаштыра.

Әлмәт районы фермеры 140 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы ачкан
agro.tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Әлмәт районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә 140 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы ачтылар. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Әлмәт районында атна саен район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә уздырыла.

Семинарның теоретик өлешендә терлекләргә җылы су эчерүне оештыру, терлекчелек биналарында оптималь микроклимат булдыру, хайваннар туган көннән үк аларны дөрес һәм нисбәтле тукландыру мәсьәләләре карала, практик өлешендә – авылда уңышлы эшләү үрнәкләре.

Терлекчелек буенча чираттагы семинар 18 гыйнварда Олег Слесаревның компактлы крестьян-фермер хуҗалыгында узды. Биредә савым сыерлары 140 башка кадәр җитә. 2017 елда хуҗалык Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә фермаларын үстерү программасы буенча 100 башка исәпләнгән сөтчелек фермасын төзүгә 5 миллион 760 мең сум грант ала.

Бүген инде ул кирәкле инфраструктуралары белән алга киткән хуҗалык булып санала. Сөт-товар фермасы территориясендә хуҗалык эшчәнлеген алып бару өчен барлык шәһәр шартлары белән уңайлы торак төзелгән, бу да эшләүчеләр өчен бик мөһим. Хуҗалыкның шулай ук үз ашханәсе бар, хезмәткәрләр анда өч мәртәбә туклана алалар.

Бу хуҗалыкта гаилә фермасының исеме дә 100 процент үзен аклый. Биредә Олег Слесаревның бөтен гаиләсе эшли: әти-әнисе, улы, килене, кызы, җәй көннәрендә оныклары да булыша, алар көтү көтә, казлар карый. Хуҗалыкта 2019 ел йомгаклары буенча савым 5356 кг тәшкил итә, яшь терлекнең тәүлеклек артымы 1 килограммга җитә һәм аннан да күбрәк була. Ферма хуҗасы 300 - 350 баш савым сыеры өчен яңа сөтчелек фермасы төзергә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100