news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылды

Яңа мәдәният йорты КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов ярдәме белән төзелгән.

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылды
http://nashcheremshan.ru/

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Бу хакта район газетасы яза.

Бәркәтәдә мәдәният йорты кирәклеге турында шушы авылда туып-үскән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов белдергән. Ул әлеге үтенечне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткергән һәм төзелешкә аның фатихасын алган, диелә хәбәрдә.

«Хафиз Гаяз улына, Рөстәм Нургали улына да бик зур рәхмәт. Республикада бик күп программалар эшли, алар илнең башка бер генә төбәгендә дә мондый колачлы түгел. Без быел гына да инде өченче мәдәният йорты ачабыз, берсен — ремонттан соң, икесен — өр-яңаны. Авылларыбызда — һәркайсында ниндидер эш бар әле, алар тормышка аша тора», — диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Район башлыгы Хафиз Миргалимовка Рәхмәт хаты да тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100