news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәленең унбер комбайнчысы республика бәйгесендә җиңү яулады

Республика бәйгесендә барлык районнардан 1218 комбайнчы катнашты.

(Чүпрәле, 21 октябрь, «Татар-информ», «Туган як», Римма Мәүлетова). Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2021» бәйгесе игълан ителгән иде. «Иң яхшы комбайнчы-2021» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Чүпрәле районыннан урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән унбер комбайнчы республика конкурсында җиңүче дип табылды.

Республика бәйгесендә барлык районнардан 1218 комбайнчы катнашты. Алар арасында 1081 комбайнчы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктыруда, 137 механизатор бөртекле культураларны чабуда эшләгәннәр.

Менә алар республика конкурсында җиңүчеләр: Марат Низамов һәм Динар Низамов («Низамов А.А» КФХ комбайнчылары), Илгиз Миначев («Цильна» җәмгыяте), Илмас Низамов, Анатолий Хохлов һәм Юрий Биктиряков («АгроТрансПорт»), Денис Юркин, Ирек Манюков, Михаил Чувашов һәм Петр Архипов («П. В. Дементьев исемендәге агрофирма»), Рамил Әхмәтҗанов («Эталон-Агро»). Аларның барысы да акчалата премияләргә лаек булды.

Көн-төн басуларда эшләгән барлык механизаторлар да мактауга һәм хөрмәткә лаек.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100