news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Буа районында 3,5 мең тоннадан артык шикәр җитештерелгән

Муниципалитетта шикәр чөгендере мәйданнарының 26 проценты җыелган.

(Казан, 21 сентябрь,«Татар-информ»). Буа шикәр заводы 3,5 мең тоннадан артык шикәр җитештергән. Чималның шикәрлелеге 16,5 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буа заводы шикәр чөгендерен кабул итүгә 12 сентябрьдә кереште. Барлыгы 55 мең тоннадан артык татлы тамыр кайтарылды, шуның 25 мең тоннадан артыгы эшкәртелгән.

Буа шикәр заводы директоры Валерий Погребный сүзләренә караганда, предприятие тәүлегенә йөк белән 300дән артык машина яки 6 мең тоннага якын уңыш кабул итә.

«Кабул итү иртәнге 6дан кичке 10га кадәр бара. Шикәр чөгендерен ике күрсәткеч — шикәрлелек һәм пычрану буенча кабул итәбез. Шикәрлелек югарырак һәм чөгендернең пычрануы азрак булган саен, чөгендернең сыйфаты да югарырак», — дип билгеләп үтте ул.

Республиканың Буа районында аграрийлар 7 мең гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере үстергәннәр, бүгенге көнгә уңыш 26 процент мәйданнан җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 307 центнер тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100