news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус сәбәпле, күчмә цирк дөяләрен Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылына кайтарганнар

Алар шәхси хуҗалыкта яши.

Коронавирус сәбәпле, күчмә цирк дөяләрен Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылына кайтарганнар
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Бу көннәрдә Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында яшәүче Фәләхетдиновлар йортыннан кеше өзелми. Алар янәшәсендәге бакчада асралучы дөяләрне күрергә киләләр.

Бу хәл Рәис абый Фәләхетдиновның Чаллыда яшәүче улы Радик белән бәйле. Ул күчмә циркта башкарма директор икән. Аюларын, күгәрченнәрен, этләрен, башка хайваннарын төрле төбәкләрдә күрсәтеп йөриләр, ди.

«Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, цирк та төрле чикләүләргә дучар. Улым дөяләрен безгә, Иске Үтәмешкә кайтарып торырга булды. Каршы килмәдек. Янәшәдә генә буш бакча бар. Салкынайтса, үзебезнең абзарда урын әзер», — ди Рәис Фәләхетдинов.

Өч яшь чамасындагы, бер-берсе 8 центнер авырлыктагы Ада белән Тутта авылдагы климатка, режимга күнегеп килә. Барын да ашыйлар. Алларында биш төргәк печән тора. Аларны хуҗалары зур машинага төяп алып кайткан, дөяләргә, витамин урынына дисәң дә ярыйдыр, карбыз, кәбестә, суган да калдырганнар. Суны көнаралаш кына эчәләр. Салсаң, фуражны да кире какмыйлар.

Дөяләр тук икән, өркәчләре өскә күтәрелеп тора. Болар да шундый, тәрбия күргәннәр. Тавыш чыгармыйлар. Тутта юанрак, ә Ада үзенә бик якын җибәрми, тешләп тә алырга мөмкин. Безнең як өчен ят бу хайваннарны, тимер казык кагып, бәйгә куйганнар.

Сүз уңаеннан, Рәис абый хатыны Гөлнара белән, ат, сыер, тана, бозау, сарыклар, куяннар да асрый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100