news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Актанышта кукуруз уңышы җыярга әзерләнәләр
Төп азык культураларының берсе булган кукуруз быел районда 6 мең гектардан артыграк чәчелгән иде.
Скопировать ссылку

aktanysh-rt.ru
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Рузилә Хәсәнова). Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә “Башак” хуҗалыгының иң беренче срокларда чәчелгән кукуруз басуында семинар-киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә барышында җитәкче-белгечләр әле кукурузны алырга иртәрәк, беренче кыраулар төшкәнне көтәргә кирәк дигән фикерләрен җиткерде, дип яза район басмасы.
Төп азык культураларының берсе булган кукуруз быел районда 6 мең гектардан артыграк чәчелгән иде. Шуның 1800 гектардан артыгы орлык өчен, калганы терлек азыгы әзерләү өчен җыеп алыначак.
Кукуруз игүнең һәм аның чәкәнен җыеп алуның технологияләре үзгә. Аны җыю өчен махсус ургычлар кирәк. Зур егәрлектәге чит ил комбайннарына тагып эшли торган андый ургычлар булса да, безнең ил комбайннарына тагып эшли торганнары булмаганлыктан, кукуруз җыюда зур гына проблемалар чыга.
Шунлыктан район башлыгы Энгель Фәттахов, үзебездә эшләнгән комбайннарга тагыла торган ургычларны махсус ясаттырырга кирәк, дигән инициатива күрсәткән иде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре төрле заводлар белән хәбәргә чыгып, сөйләшүләр алып бардылар. Һәм Волгоград шәһәренең “Инагротех” заводы әлеге агрегатны ясауга алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot