Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Баулы районы рекордлы уңыш җыеп алырга ниятли
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыр станында Баулы комбайнчылары белән иртәнге аш ашады һәм районның үсеш перспективалары хакында фикер алышты.
(Баулы районы, 21 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыр станындагы иртәнге аш вакытында Баулы районы комбайнчылары белән бөртекле культураларны урып-җыюның барышы хакында фикер алышты.
Комбайнчылар әйтүенчә, быел һава шартлары уңай килү аркасында бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыеп алынган инде. «Мин комбайнчы булып 40 ел эшлим, быел уңыш яхшы булачак. Әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, барысын да түкми-чәчми җыеп алачакбыз», - дип искәртте механизатор Баязит Гафиятуллин.
Районда бөртекле культуралар 38 мең гектар мәйданны били, шуның 16 мең гектарында урып-җыю эшләре төгәлләнгән. Алдынгы хуҗалыкларда уңыш гектарыннан уртача 40-50 центнерга җитә.
«Урып-җыю кампаниясе экваторны узды – без бөртекле культураларны 56 процент мәйданда җыеп алдык. Соңгы 10 елда уңыш та югарырак – гектарыннан 33 центнер чыга. Әгәр һава торышы эшләргә мөмкинлек бирсә, барлыгы 100 мең тоннага якын ашлык җыеп алачакбыз», - диде Баулы районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов. Ул техниканың ел саен яңартылуын искәртте.
Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин сүзләренчә, ТР Президентының барлык 100 программасы да кеше тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. «Быел икътисади кризис һәм пандемиягә дә карамастан, барлык программалар да калды һәм нык үскән авыл хуҗалыгы – әлеге программаларның нәтиҗәле булуына ачык дәлил», - дип ачыклык кертте Гатиятуллин.
Быелның 6 ае нәтиҗәләре буенча районда төп икътисади күрсәткечләр үскән. Агымдагы бәяләрдә 421 миллион сумлык (үсеш – 108 процент) тулай продукция җитештерелгән. Акчалата керем агымдагы бәяләрдә 316 миллион сум (үсеш – 106 процент) тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз