Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта 5 айда 1081 баш бозау алынган
Район хуҗалыкларында 33151 баш мөгезле эре терлек бар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Актаныш муниципаль районының Яшьлек милли мәдәни узәгендә терлекчелектә май ае эш курсәткечләрен йомгаклау йөзеннән 24 форма утырышы узды.
Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, хуҗалык рәисләре, ферма мөдирләре катнашты. Җыелышны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Даниф Харисов алып барды. Узган май ае нәтиҗәләре буенча район хуҗалыкларында 33151 баш мөгезле эре терлек бар. Дуңгыз 5081 башка туры килә, 1158 баш ат бар. Ел башы белән чагыштырганда, мөгезле терлекләр 449 башка артык. Узган елның шушы чоргы белән чагыштырганда мөгезле эре терлек баш саннары 579 башка артыгырак.
Май аена 1081 баш бозау алынган. Бу айга 42796 центнер сөт җитештерелгән, узган елның шушы вакытына караганда 1627 цетнерга артыгырак. Май аенда 3923 цетнер ит житештерелгән. 2012 ел белән чагыштырганда 45 центнерга артыгырак.
Хуҗалыкларның гомуми нәтиҗәләре буенча Аняк агрофирмасы - 1, Башак хуҗалыгы - 2, Чишмә хуҗалыгы 3 урында, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз